Бүген, язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, безнең районга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов килде.
Хуҗалыклар белән танышу барышында Илдус Габдрахманов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты, көзге культураларның торышын бәяләде.
"Заря" агрофирмасы территориясендә 12 гектар мәйданда алма бакчасы салу эшләренең торышы һәм сыйфаты белән танышты. Илдус Харисович чәчүлекләрне карау һәм технологик процессларны үтәү мәсьәләләре буенча үз киңәшләрен бирде.