Хөрмәтле Югары Ослан районы янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Куркыныч ут стихиясе белән көрәш һәрвакыт батыр һәм кыю кешеләр эше булып санала. Экстремаль шартларда эшләү сезгә аерым таләп куя-кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге бәйле карарларны тиз кабул итә белү.
Сез көннән-көн кыюлык, фидакарьлек, экстремаль хәлләрдә ярдәмгә килергә әзер булуыгызны күрсәтәсез. Сез үз эшегезне югары бурыч һәм җаваплылык хисе белән башкарасыз.
Янгын сүндерү хезмәтенең иң яхшы традицияләренә нигез салган һәм бүген үзенең бай тәҗрибәсен яшь коллегаларына җиткергән хезмәт ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә, сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм эшегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. И. Шакиров