29 нчы апрель көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урнашкан бакчачылык ширкәтләре вәкилләре белән киңәшмә булып узды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2021 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын тормышка ашыру турында
-сак зоналарын үтәү һәм СНТНЫ электр челтәрләренә тапшыру
- бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү челтәрләренең һәм чыганакларының төзеклеге
- бакчачылык ширкәтләре янындагы урман массивларының янгынга каршы һәм санитар торышы
- ТР Бакчачылар берлегенең Югары Ослан районы бүлегенең отчеты һәм 2021 елга эш планнары
4 рәисне Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең СНТ һәм бакчачылык хәрәкәтен үстерүдә актив позициясе өчен рәхмәт хаты белән бүләкләү киңәшмәнең күңелле өлеше булды.