Районның икътисади үсешенең төп драйверы - Иннополис шәһәре

2021 елның 30 апреле, җомга

Район эшчәнлегенең төп күрсәткече булып тулай территориаль продукт (ВТП) зурлыгы тора. Соңгы 5 елда тулай төбәк продукты күләме 89% ка артты һәм 2020 ел бәяләве буенча 12 миллиард сумга якын тәшкил итте. (белешмә: 2016 ел-6,3 млрд. сум; 2017 ел-6,9; 2018 ел-10,3; 2019 ел-11,4; 2020 ел-11,9 млрд. сум).
Районның икътисадый үсешенең төп драйверы-Иннополис шәһәрен үстерү. IT өлкәгә, фәнни эшчәнлеккә тулай территориаль продукт структурасында 40% туры килә (33% IT; 7,7% фәнни эшчәнлек).
Хәзерге вакытта «Иннополис» махсус икътисадый зонасында 133 резидент һәм партнер (107 резидент, 26 партнер) эшчәнлек алып бара. Попов исемендәге Технопарк 95% ка эшли.
Узган ел ахырында Лобачевский исемендәге яңа Технопарк файдалануга тапшырылды. Аның беренче арендаторы - "Казань Экспресс" компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International