Торак тапшыру планын үтәү төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең берсе булып тора. Бу индикатор җирлекнең үсеш перспективасын, җир кишәрлекләрен коммуналь-инженерлык инфраструктурасы челтәрләре белән тәэмин итү буенча районның эшен күрсәтә.
Еллык торак тапшыру планында 35,0 мең кв.м., бүгенге көндә 12,4 мең кв. м. файдалануга тапшырылган, бу планның 35,5% ын тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның шул ук чорында үтәлеш нибары 21% кына тәшкил иткән.
Планны үтәү, нигездә, Иннополис шәһәрендә шәхси торак төзелеше һәм азкатлы төзелеш хисабына тәэмин ителәчәк.