Югары Ослан гимназиясе базасында «Бисероплетение»декоратив-гамәли иҗат түгәрәге эшли. Дәресләрне «өстәмә белем бирү үзәге» өстәмә белем бирү педагогы Екатерина Мельникова үткәрә. Педагог эшли торган Программа 7-10 яшьлек балалар өчен исәпләнгән. Балалар рәхәтләнеп сәйлән үрү технологиясе белән танышалар, кием һәм интерьер элементларын бизәү нигезләрен өйрәнәләр.
Бисер-бала кулларының координация һәм вак моторикасын үстерү өчен менә дигән материал. Моннан тыш, мондый иҗади дәресләр сәнгать зәвыгын, күзаллауларын, математик сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә