Татарстанда Идел һәм Кама буйлап пассажирлар навигациясе ачылды

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстанда бүген Идел һәм Кама буйлап пассажирлар навигациясе ачылды. Казанның Елга портыннан беренче рейс Югары Осланга оештырылган.
«Быел яңа юнәлешләр юк, элеккеләре калды. Әмма расписаниедә үзгәрешләр булды — пассажирлар теләге буенча без рейсны Ташевка кадәр 7.15 тән 7.25 кә күчердек. Барлык теплоходлар да техник яктан әзер», - дип сөйләде Казан елга порты директоры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Захватова.
«Казаннан Болгарга һәм Тәтешкә кадәр тизйөрешле линияләр бар. Зөягә кадәр тиз йөрешле рейс башларга өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Захватова.
Яр Чаллыдан беренче рейска «М-8» теплоходы юл тотачак. Ул Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, сентябрь, Котловка, Свиногорье һәм Грахань кебек пристаньларда тукталачак.
Татар-информ
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International