1 май көнне Югары Осланда районның профсоюз оешмалары тарафыннан оештырылган бәйрәм чаралары булып узды.
Сәгать унда бәйрәмне ачу тантанасы булды. Авыл халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм профсоюз лидеры Лилия Хурматуллина котлады.
Тынычлык, хезмәт, май – бу гадәти сүзләр үз әһәмиятен югалтмады, һәм бүген аларда бик зур тормыш мәгънәсе бар, дип билгеләп үттеләр чыгыш ясаучылар.
Бәйрәм кунаклары өчен мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, муниципаль оешмалар һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре профсоюз оешмалары яраткан районга - юбилярга, халык бердәмлегенә, язга, тынычлыкка һәм мәхәббәткә багышланган иҗади чыгышлар әзерләделәр.
Бәйрәм концертының кульминациясе булып «Радуга» балалар бакчасы коллективы «Салават күпере»композициясе белән чыгыш ясады.
Һәм, әлбәттә инде, җыелганнарга бәйрәм кәефе тәмле камыр ризыклары, хуш исле чәй һәм шашлык хуш килде.