"Буыннар хәтере-киләчәк байлыгы» һәм «Җиңү ритмнары" халык иҗаты фестивальләренең Гала-концерты

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Район мәдәният йортында «Буыннар хәтере-киләчәк байлыгы» һәм «Җиңү ритмнары»халык иҗаты фестивальләренең гала – концерты булды. «Буыннар хәтере – киләчәк байлыгы» фестиваленең сайлап алу этаплары 2020 елның февралендә башланды һәм алар Югары Ослан муниципаль районының авыл җирлекләре арасында узды. 2020 елның мартында фестивальдә район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларының иҗат коллективлары катнашырга тиеш иде, әмма пандемия башлану уңаеннан аларның катнашуын 2021 елга кичектерергә туры килде. Һәм 2021 елның апрелендә фестивальнең финал этаплары узды инде, әмма инде «Җиңү ритмнары»дигән исем белән.
Гала-концертта фестивальдә катнашучы коллективлар иң яхшы номерлар белән чыгыш ясады. Программада: хореография, хәрби-патриотик җырлар инсценировкасы, нәфис уку. Чыгышлар ахырында иң яхшы иҗат коллективларына дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International