Гадәттәгечә, 1 апрельдән 31 майга кадәр һәр елны Югары Ослан муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Төп эшләр кар җыенудан соң башланды. Апрельнең икенче яртысы һәм май башыннан көн саен диярлек үзенә беркетелгән участокны җыештырырга чыккан нинди дә булса оешманы күзәтергә мөмкин. Икеайлыкның 5 атнасы йомгаклары буенча өмәләрдә 2528 кеше катнашты, 16458 агач утыртылды, 17 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды, шуларның 15е бетерелде. Торак пунктларны җыештыру эшләре дәвам итә.