Янә җиңү белән!

2021 елның 7 мае, җомга

Хәзерге вакытта, 5 майдан 9 майга кадәр Бөгелмә шәһәрендә СССРның атказанган тренеры Е.А. Тимерҗанов истәлегенә багышланган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары уза.

Әлеге ярышларда безнең тәрбияләнүчеләр: Гатиятова Алеся һәм Голубина Анастасия катнашты.

Алеся өлкән яшьтәге төркем арасында 59 кг. га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады. Ике төр ярыш суммасында 148 кг күтәреп, спортчы пьедесталның беренче баскычын яулады.

Анастасия өлкән яшьтәге төркем арасында 64 кг. га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады. Ике төр ярыш суммасында 165 кг күтәреп, спортчы пьедесталның 1 баскычын яулады.

Спортчыларның тренеры Мансуров Ринат Мансурович сүзләренә караганда, әлеге ярышлар аның шәкертләре өчен җитди булмаган һәм кызлар тулы көченә чыгыш ясамаган. Алда ике спортчының да җитди ярышлары-Россия чемпионаты һәм Беренчелеге.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International