Марат Зиатдинов Югары Ослан халкын Ураза бәйрәме белән котлады

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөселманнар, Югары Осланлылар!

Сезне изге бәйрәм – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, без аларның васыятьләренә иярәбез, рухи камиллеккә омтылабыз, изге гамәлләр кылабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез. Ураза тәмамлангач, дин тотучылар бер-берсенә хөрмәт күрсәтү, күңел җылысы белән уртаклашу һәм якыннарын искә алу өчен бергә җыелачаклар.
Барлык милләт һәм дин вәкилләре чәчәк атучы Татарстанда бергә лаеклы киләчәк төзесен өчен безнең республикада барлык шартлар да тудырылган.
Хәйрия эшчәнлеге алып баручыларга, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдә ярдәм күрсәтүчеләргә һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Изге Ураза бәйрәме безнең өйләребезгә җылылык һәм яктылык, иман нуры һәм рухи тынычлык алып килсен! Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, игелекле эшләрегездә уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М.Г.Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International