12 майда район авыл җирлекләре башлыклары делегациясе Кама Тамагы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Авыл җирлекләре башлыклары фермер хуҗалыкларында булдылар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы эше белән таныштылар, җирле йөземнәрдә булдылар.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М. Г. Әхмәтов авыл хуҗалыгы үсешенә анализ белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Җаббаров чыгыш ясады.