«Идел буе урманчылыгы» ДКУ «Татарстанның чиста урманнары»республика табигатьне саклау акциясендә катнашуын дәвам итә. Шеланга участок урманчылыгында 1,2 га мәйданда урман массивын чүп-чардан чистарттылар,0,4 га мәйданда ял итү урыннарын каты көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Акциянең беренче этабы 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.