Район кырларында кыр эшләре тулы куәтенә бара.
Кече фермер хуҗалыклары бөртекле культураларның соңгы гектарларын чәчәләр.
"Август"компаниясе кыр эшләренә зур артта калып кереште. Бүген предприятие кырларында 4 киң колачлы чәчү комплексы эшли, шуларның 2се - бодай, 2се-рапс чәчүдә. Орлык һәм ашламалар ташу өзеклексез оештырылган.
"Восток зернопродукт" АҖ филиалы кырларында 5 чәчү агрегаты эшли.
Район буенча барлык чәчү агрегатларының тәүлеклеклек җитештерүчәнлеге 800 гектарга якын. Чәчүне тулысынча 25 санга тәмамлау планлаштырыла.