2021 елның 14-16 маенда Болгар шәһәренең «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узды.
Әлеге ярышларда 18 команда катнашты.
Югары Ослан муниципаль районының җыелма командасы, Никитина Людмила, Камалетдинова Гөлия, Скареднова Надежда, Федорова Людмила, Нефедова Лариса, Фомина Анна һәм Козина Юлия составында, бу юлы призлы урыннар яуламасалар да, әлеге ярышларда уңай тәҗрибә тупладылар.
Командабызны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.