Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән традицион «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмәдә:
- Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров И. – район территориясендә М-12 автоюлын төзүнең барышы турында;
- Смирнов А. – «Югары Ослан РҮХ» ДАССОның баш табибы Смирнов А. – коронавирус инфекциясенә каршы халыкны вакцинацияләүнең барышы турында;
- Гобәйдуллин Р. – Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы;
- Прозорова С. – Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясе секретаре - Югары Ослан муниципаль районы торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы чорында административ комиссия эше турында;
- Садыйков А. – Югары Ослан районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы - РФда янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре турында;
- Исмәгыйлев Р. – «Идел буе урманчылыгы» ДБУ җитәкчесе-урманчысы «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясен үткәрүнең барышы турында; - Раков В. - Югары Ослан муниципаль районы - Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары район үзәген төзекләндерү һәм яшелләндерү турында (шул исәптән оешма һәм предприятиеләрнең тирә-ягын төзекләндерү турында).
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.