Халыкара музейлар көне

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы музейлары хезмәткәрләре! Сезнең һөнәри бәйрәмегез-Халыкара музейлар көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Сезгә югары һәм игелекле миссия йөкләнгән – безнең районның тарихи һәм мәдәни мирасын, күп гасырлык бай традицияләрен һәм бүгенге казанышларын саклап калу. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә чорлар бәйләнеше, буыннар дәвамчанлыгы туктатылмый, тарихка, үткәннең бәһасез ядкарьләренә, мәдәнияткә һәм сәнгатькә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә.
Сайлап алынган һөнәрләренә тугры калулары, мәдәни тормышны үстерүгә, үсеп килүче буында актив гражданлык позициясен формалаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен музей хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, иҗади планнарны тормышка ашыруда уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
Башкарма комитет җитәкчесе
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы И. И. Шакиров
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International