Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
14.25 сәгатьтә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. 21 сәгатькә кадәр. 18 май 2021 ел.
Якындагы сәгатьтә, көн азагына кадәр һәм 2021 елның 18 маенда кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көчәюе белән яшен булуы көтелә.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.