Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария хезмәте һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.
Бүгенге көндә район кырларында техник культуралар: көнбагыш һәм кукуруз чәчү бара. Чәчүнең төп мәйданнары ике предприятиедә: "Август" компаниясе филиалы һәм "ВЗП"АҖ. 9 чәчү агрегатын исәпкә алып, чәчүне 25 майга төгәлләргә планлаштырабыз. Киңәшмәдә шулай ук чәчүлекләрне карау, сидераль культураларны чәчү, эссе һава торышын исәпкә алып, хайваннарны тукландыруны һәм су сиптерүне оештыру, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Предприятие җитәкчеләре дә тыңланды.