Бүген Әлмәт шәһәрендә "Татнефть"ГАҖ хәйрия фондының VI грантлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында өлкән методист Селецкая Наталья Вячеславовнага һәм директор Галимуллина Лилия Тәлгатовнага да насыйп булды.
"Татнефть" фонды финанс ярдәме белән район мәдәният йорты тарафыннан 400 000 сумлык ике проект тормышка ашырылачак: районның матди булмаган мәдәни мирасы базасын булдыру өчен профессиональ видеокамера барлыкка киләчәк, район мәдәният йорты каршындагы Җәмәгать пространствосы төзекләндереләчәк.