Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Югары Ослан районының 90 еллык юбилеена багышланган иде.
Май аеның җылы көнендә яшүсмерләр-яшьләр клубының уңайлы залында район мәктәпләрендә татар телен үстерү чишмә башында торучылар, аның тарихына үз өлешләрен кертүчеләр җыелды. Бәйрәм өстәлләре артында педагогик хезмәт ветераннары һәм хәзерге Туган тел (татар) теле укытучылары очрашты. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касыймов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Янтыкова катнашты.
- Мин сезне, хөрмәтле ветераннар, педагоглар сәламләвемә бик шатмын һәм безнең районда туган телне һәм милли традицияләрне үстерүгә һәм саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - диде Илнур Ирек улы үзенең сәламләү сүзендә. Чара кысаларында педагогик хезмәт ветераннарына күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен район Башлыгының һәм мәгариф бүлеге начальнигының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Дилә Сабирова, Флера Кадыйрова, Гөлсинә Фарукшина, Тәнзилә Алехина, Фәрит Миңнуллин, Фәрхинур Хафизова, Гөлшат Җиһаншина, Фәридә Янтыкова район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Вилен Касыймов Гөлназ Фәттахова, Римма Шәрәфиева, Лина Сайкина, Дания Хәсәнова, Сәлимә Ильина, Хумәйрә Каюмова, Румия Мөхәммәтҗанова, Гүзәлия Гәрәевага бүлекнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлаулар Ләйлә Кадыйрова, Гөлгенә Дәүләтшина, Айгөл башкаруындагы җырлар белән алмашынды…
1985 елда Макыл мәктәбендә район мәктәпләрендә татар теле укыта башлыйлар. Чишмә башында Гөлгенә Дәүләтшина тора. Аннан 1986 елда Югары Ослан мәктәбендә татар дәресләрен кертәләр, анда беренче юл салучы Дилә Шакирҗан кызы Сабирова була. Педагоглар бу чорда аларга ничек авыр туры килүен искә төшерделәр.
Дәреслекләр, методик материаллар булмау, җитәкчеләр, ата-аналар ягыннан аңлашылмаучанлык. Әмма бу эштә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә комачауламады. Безнең укучылар республика олимпиадаларында, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чара диалог һәм ирекле микрофон форматында дәвам итте.
Ветераннар яшь коллегалары белән эш тәҗрибәсе һәм хатирәләре белән уртаклаштылар. Ахырда һәркем очрашуны оештырган, Туган телне, милли-мәдәни традицияләрне үстерүдә һәм саклауда ярдәм иткән өчен район башлыгы Марат Зиатдинов, Вилен Касыймов, Гөлгенә Давлешинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.