Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итәчәк

2021 елның 24 мае, дүшәмбе


28 май көнне 9.00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы" МБУДӘ Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International