Менә тагын бер уку елы тәмамланды. Ул катлаулы һәм шатлыклы булды. Быел халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында күп җиңүләр, уңышлы чыгышлар булды.
21 май көнне район мәдәният йортында узган отчет концерты балаларның иҗади осталыгын, башкару техникасын, күтәренке кәефен күрсәтте.
Ольга Борисовна Бутенко җитәкчелегендәге җыелма йөрешне илһамланып башкарды. Укучылар соло, ансамбль, оркестр башкаруларын бик яхшы башкардылар. «Конфетти», «Задоринки», «Огонки» коллективлары Нина Валентиновна Антонова, Полина Алексеевна Кәримованың "Конфетти", "Задоринки", "Огонки" биюләре белән дәртләндерделәр. Рус һәм татар телләрендә җырлар башкарылуы белән Динара Таһир кызы Галәвиева, Ренат Зөфәр кызы Мөхәммәдҗанова да сөендерде.
Фойеда декоратив - гамәли бүлек һәм рәсем сәнгате бүлеге укучыларының буяу эшләре палитрасы чәчәк атты.
Шулай ук балчык эшләре тәкъдим ителде. Бу-Дарья Александровна Гаврилова, Тимофей Сергеевич Тюрин укучылары елына йомгак ясау.
Отчет концерты тамашачыларга, ата-аналарга бик ошады, әмма иң мөһиме-балаларга.