Яшьләр торак конкурсы – 2021: гаризалар кабул итү башланды!

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Конкурс үткәрелә.

Яшьләр торак фонды үзен ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләренә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган түбәндәге категория яшьләрне катнашырга чакыра.:

- Иҗтимагый оешмалар активистлары;

- Яшьләр-Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;

- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;

- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;

2021 елның 3 маеннан 31 августына кадәр социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның гариза бирү кампаниясе бара.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүматны "Татарстан Республикасының яшьләр торак фонды " рәсми төркемендә белергә мөмкин. https://vk.com/mol_ipoteka.

Яшь гаиләләргә торак бирү
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International