Югары Ослан муниципаль районы КСП тикшерү-ревизия эшчәнлеге

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Агымдагы елның май аенда Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хурматуллина Тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак палатаның вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе»муниципаль казна учреждениесенең бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан файдалану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында гамәлгә кую һәм бухгалтерия документлары, салым хисабы өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм ачыкланган бозуларны билгеләнгән срокта бетерү турында күрсәтмә бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International