Бүген, 25 май көнне, Югары Ослан авыл җирлегенең административ бинасында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков һәм Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Котков белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Гражданнар Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә юллар төзү, пенсия яшендәге гражданнарны эштән азат итү, Югары Осланда Пристань пирсы төзү, җир характерындагы сораулар, балалар мәйданчыгы төзү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Кабул итү барышында Марат Галимҗанович район халкының проблемаларын җентекләп тикшерде һәм гражданнарга аларның чишелешләренең эзлеклелеген аңлатты.