26 май көнне балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында «Арт-тандем»ансамбленең V ачык конкурс-фестивале узды.
Бу вакыйганың Югары Ослан районында матур традициягә әйләнүен аңлау күңелле. Конкурс көчәя бара, катнашучылар саны елдан-ел арта, яңа номинацияләр өстәлә, аның географиясе киңәя.
Быел Югары Осланның 30дан артык яшь музыканты Иннополистан кунаклар кабул итте. Катнашучылар «Укытучы-укучы», «фортепиано ансамбле», «кыл ансамбле» һәм «зур состав ансамбле»номинацияләрендә үз көчләрен сынап карадылар.
Балаларны профессиональ жюри бәяләде: пианистка, халыкара конкурслар лауреаты Галина Дынькова һәм музыка белгече, теория фәннәре укытучысы Фәридә Захарова.
Музыка бәйрәме бик күңелле үтте. Балалар бик күп хис-кичерешләр һәм тәэсирләр, яңа практик тәҗрибә һәм алга таба да шөгыльләнү теләге алдылар. Әлбәттә, иганәчеләр ярдәме белән бүләкләр дә бар: I, II һәм III дәрәҗә лауреат исеме өчен медальләр, дипломант исеме өчен конкурс логотибы төшерелгән значоклар. Ә иң төп бүләк
(гран-при һәм кубок) быел гитарачылар триосы: Әскәр Фәттахов, Андрей Дунаев һәм Кирилл Сухарев, укытучы Лев Яковлев.