Санитар-экологик икеайлык кысаларында төзекләндерү, санитар карап тотуны яхшырту, район территорияләренең тиешле эстетик торышын булдыру эшләре тулы көченә бара. 27 май торышына экологик акцияләрдә һәм өмәләрдә 2827 кеше катнашты, 76 берәмлек махсус автотранспорт җәлеп ителде, барлыгы 3728 м3 каты көнкүреш калдыклары чыгарылды.
Күзәтчелек органы хезмәткәрләре тарафыннан 29 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, шуларның 29ы бетерелгән.
Исегезгә төшерәбез, икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр игълан ителгән иде, район халкын йорт яны территорияләрен һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны төзекләндерүдә катнашырга чакырабыз.