ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша тормышка ашырыла торган дәүләт программаларында катнашучыларның барысына да үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәргә һәм социаль ипотека (займ) шартнамәләре буенча кичектерелгән бурычлар барлыкка килүгә юл куймаска кирәк. Сораулар килеп туган очракта, ДТФның Казан ш.Четаев ур., 56 (843) 2216949), Казан ш. Салават күпере, Наил Юсупов ур., 13(8843 598-39-39) төбәкара вәкиллекләренә мөрәҗәгать итәргә һәм түләүләрне чагыштырып карарга кирәк. Югыйсә, ДТФ үзенең бозылган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны сорап судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак.