27 май көнне Югары Ослан муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының, 2021 елгы азык таратучыларның һәм азыксаклагычларның әзерлеге буенча конкурс узды.
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә бәяләде.
Комиссия үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының торышын тикшерде. Тикшерү барышында хуҗалыкларның ремонт бригадаларының булуы, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары исәпкә алынды.
Сенаж траншеялары һәм ындыр табакларының торышына аерым игътибар бирелде.