Бүген район башлыгы М. Зиатдинов авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары С.Осянин, район башкарма комитеты җитәкчесе И. Шакиров, район Советы һәм Башкарма комитеты аппаратларының, палаталарның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Федотова Ю.Ю., Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. – социаль әһәмиятле объектларны интернет челтәренә тоташтыру, үзара салым җыю барышы турында чыгыш ясадылар. Шулай ук башкару дисциплинасы, район халкына аерым иҗтимагый оешмалар тарафыннан «Сугыш балалары» медальләрен тапшыру, шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү һәм торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү буенча планнар турында фикер алыштылар. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.