Бүген безнең район территориясендә хайваннарның аеруча куркыныч авырулары килеп чыгу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб күнегүләре узды.
Укулар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелегендә оештырылды.
Чара башында район башлыгы Марат Зиатдинов барлык катнашучыларны сәламләде һәм оештыручыларга уздыру урыны итеп безнең район сайланганы өчен рәхмәт белдерде.
Илдәге эпизоотик хәл турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Тренировкада катнашучыларга ТР Премьер - министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте, ул ветеринарлар һәм республиканың башка ведомстволары алдына эпизоотик иминлекне саклау бурычын куйды. Барлык хезмәтләр җитәкчеләре РГВОның техник җиһазланышын карадылар, ул мәйданчыкта куелган иде.