Менә күптән көтелгән җәй дә җитте. Мәктәп ишекләре укучылар белән очрашу өчен кабат ачык. Укучылар өчен көндезге "Радуга"сәламәтләндерү лагере оештырылды. Барысы да балалар өчен уйланылган: сыйныф бүлмәләре матур итеп бизәлгән, ашханәдә тәмле иртәнге һәм төшке ашлар көтә, көн саен бәйрәмнәр, викториналар, спорт ярышлары, эстафеталар, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча әңгәмәләр үткәрү планлаштырыла.
Барлык тәрбия эше балаларны күңел ачуга һәм савыктыруга юнәлтелгән.