Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары профильле белем, муниципаль хезмәтнең төп яки әйдәп баручы вазыйфаларында муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел яисә белгечлек буенча дүрт елдан да ким булмаган эш стажы. Документлар хәбәр басылганнан соң 20 көн эчендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 йорт, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге.
Мәгълүмат 2-23-15 телефоны буенча