Югары Ослан районына Саха (Якутия) Республикасының Нюрба муниципаль районы делегациясе килде.
Кунаклар яр буе Морквашы авыл җирлегенең үсеше белән таныштылар, авыл тарихы музеенда булдылар.
Бизнесны үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу кысаларында Моркваш сәнәгать мәйданчыгының җитештерү цехларын карадылар.
Югары Ослан буенча күзәтү экскурсиясеннән соң район Советында түгәрәк өстәл артында очрашу узды.
Визит нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую планлаштырыла.