Шимбә көнне, 12 июнь көнне, Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак.
Сабантуй мәйданы 10.00 сәгатьтә ачыла. Балалар һәм әдәби мәйданчыклары эшләячәк, картинг буенча ярышлар, милли гореф-гадәтләр, кулинария эшләнмәләре турында милли ишегаллары сөйләячәкләр, ә фотокүргәзмә районның 90 еллык тарихын күрсәтәчәк. Шулай ук бу вакытта 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ярышлар да узачак.
11.00 сәгатьтә театральләштерелгән тамашадан бәйрәмнең рәсми өлеше башлана. Ярты сәгатьтән соң авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү башланачак, район башлыгы һәм башка рәсми затлар кунакларга һәм район халкына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итәчәкләр. Аннан соң сәхнәгә районның үзешчән коллективлары һәм чакырылган артистлар чыгачак.
12.30 сәгатьтә спорт уеннары һәм ярышлар башланачак, сәхнәдә артистлар чыгышларын дәвам итәчәк.
Сабантуйга йомгак ясалачак, ярышларда җиңүчеләрне бүләкләячәкләр һәм абсолют батыр исемен 13.30-14.00 сәгатьләрдә игълан итәчәкләр. Шуннан соң күңел ачулар дәвам итәчәк.