"РОСТСЕЛЬМАШ" компаниясенең яңа дилер үзәген ачу

2021 елның 11 июне, җомга


Бүген Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә ТР премьер - министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, "РОСТСЕЛЬМАШ" компаниясе генераль директоры Валерий Мальцев һәм район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында РОСТСЕЛЬМАШ компаниясенең яңа дилер үзәге ачылды. 

Әлеге дилер үзәге бөтен республика буенча сервис хезмәтләре күрсәтәчәк. Үзәкнең заказлар кабул итү хезмәте, запас частьләр склады һәм 7 сервис инженерлары бригадасы бар. 

Әлеге чара кысаларында Марат Азатович Казан аграр университетының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика узучы студент-практикантлары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International