Хөрмәтле Югары Осланлылар!
12 июньдә без Заманча Россиянең төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм үз Ватанына чын күңелдән бирелгән, үз иленең, халкының тарихы белән кадерле булган барлык кешеләрне берләштерергә тиеш.
Без илебезнең, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен җаваплылык тоярга тиеш. Ә лаеклы киләчәк бездән уртак тырышлык, иҗади һәм нәтиҗәле эш, үз хокукларын гына түгел, бурычларын да аңлауны таләп итә.
Бу көнне сезгә барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, оптимизм, максатларга ирешүдә үҗәтлек телим.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов