Үзара салымны финанслау

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның 15.06.21 елдагы боерыгы белән республиканың барлык районнарына гражданнардан кергән үзара салымнан дүрт тапкыр күләмдә бюджетара трансфертлар бүлеп бирелде. Бу максатларга республикада барлыгы 1 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Югары Ослан районында трансфертлар гомуми суммасы 7 млн. 586 мең сум булган 18 авыл җирлегенә бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта җирлек башлыклары гражданнар җыеннары карарларында каралган эш төрләренә конкурс процедураларын игълан итү өчен смета документларын әзерләү белән шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International