2021 нче елның 16 нчы июнендә Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Варакиннар Михаил Николаевич һәм Люзия Зәки кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч. Ирле-хатынлы Варакиннар лаеклы хезмәт юлын уздылар. Алар үз балаларын әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләп, балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатларына ирешүдә максатчанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алганнар. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт.
Варакиннар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм лаеклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә ирле-хатынлы Варакиннар исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлегенең баш белгече Т.А. Киселева юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Макыл авыл җирлеге башлыгы А. и.Матвеева, Макыл авылы мәдәният йорты мөдире О. Н. Родионова исеменнән алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.