Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы бинасында Югары Ослан районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә күчмә вакцинация үткәрелде. 13 кеше: Совет, Башкарма комитет, Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре COVID-19дан прививка ясаттылар.
Югары Ослан муниципаль районы администрациясе хезмәткәрләре, үз - үзеңне коронавирус инфекциясеннән саклау өчен, вакцинацияне узу өчен иң кулай вакыт, дип ышаналар, чөнки прививка-ул үз сәламәтлегеңне кайгырту һәм авыруның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мөмкинлеге.