Гадәттәгечә, 22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә, кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салалар.
Район башлыгы Марат Зиатдинов, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов, ветераннар советы рәисе Римма Троицкая һәм «Хәтер намусы» эзләү хәрәкәтендә катнашучылар Бөек Ватан сугышын үткән Югары Осланлылар истәлегенә, тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.