Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Югары Ослан җирле бүлегенең партия активының депутатлар белән очрашуы булып узды.
«2016-2021 елларда «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе эшчәнлегенең төп сәяси нәтиҗәләре турында» доклад белән Югары Ослан җирле бүлекчәсе президиумы әгъзасы, партиянең Югары Ослан җирле бүлеге секретаре Марат Зиатдинов чыгыш ясады.
Җирле бүлекчә секретаре сайлаучыларга хисап чорында башкарылган эшләр, уңай вакыйгалар һәм уңышлар, мөһим мәсьәләләрне хәл итү, алга хәрәкәт итү вакыты турында мәгълүмат бирде.
"Барлык максатчан республика программаларыннан безнең өчен иң кискен булып мәдәният объектларын ремонтлау һәм төзү проблемасы кала.
Партия активы һәм барлык дәрәҗәдәге депутатларның әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен уртак тырышлыклары таләп ителә, без үзебез белән гадел булырга, кешеләргә ачык һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә безнең үзара ярдәмләшүдә максималь нәтиҗәле булырга тиеш. Дәүләт Думасы депутатларының яңа составын сайлау алга таба хәрәкәт итүгә өстәмә импульс бирер дип ышанам. » Без сезнең белән бу сәяси процессларга үз өлешебезне кертергә тиеш", - дип билгеләп үтте Марат Зиатдинов.
Очрашуда җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады.
Илдар Гыйльметдинов район территориясендә хәл ителгән уңай уртак проблемаларга, авыл җирлекләре инфраструктурасын үзгәртүгә ярдәм итүче программаларга, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының кабул ителгән закон актларына тукталды.
Очрашу ахырында Владимир Вавилов һәм Марат Зиатдинов партия хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
Партия активисты Шәйдуллина Миңлегөл Сабир кызы - «Югары Ослан муниципаль районы Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесе хормейстеры, күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Югары Ослан җирле бүлеге җитәкчесе Фәридә Янтыкова