Бүген район мәдәният йорты базасында мәдәният хезмәткәрләре өчен "Таткультуресцентр" ДБУ һәм "Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге"МКУ оештырган күчмә укыту семинары булып узды. Семинарның кереш өлешендә проект эшчәнлеге, матди булмаган мәдәни мирас объектлары буенча сораулар кузгатылды. Аннары катнашучылар мәдәни-ял итү эшчәнлеге, китапханә эше, өстәмә белем бирү юнәлешләре буенча таралыштылар.