Хәзерге заман укытучысы мәктәбе

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

29 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр  Н.Ш. Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе базасында Югары Ослан муниципаль районы укытучыларының "Хәзерге заман укытучысы мәктәбе" дип аталган өстәмә һөнәри белем бирү программасы кысаларында укытучыларның фән һәм методик компетенцияләренә бәя бирелде . Әлеге процедура РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик ярдәм күрсәтүнең бердәм системасын булдыру һәм педагогның өзлексез һөнәри үсеш форматларын тарату буенча проектны тормышка ашыру белән бәйле. Укытучыларның фән һәм методик компетенцияләрен бәяләү рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, химия, биология, җәмгыять белеме, география фәннәреннән барды. Әлеге процедурада районның 17 укытучысы катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International