1 июльдән барлык социаль түләүләр " Мир»түләү системасы карталарына гына күчереләчәк

2021 елның 2 июле, җомга

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, "Милли түләү системасы турында" 27.06.2011 ел, № 161-ФЗ Федераль законның 30.5 ст.5.3 п.нигезендә, 2021 елның 1 июленнән барлык социаль түләүләрне «Мир»Милли түләү системасы карталарына күчерү гамәлгә ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.

Реквизитларны үзгәрткәндә, дәүләт хезмәтләре, ПФР сайтындагы Шәхси кабинет аша счетны үзгәртү турында гаризаны, алдан кабул итүгә язылып, КФҮ яки Пенсия фондына шәхси визит белән җибәрергә кирәк. Пенсия алу датасы элеккечә калачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International