Бүген, 2021 елның 2 июлендә, Матюшино урта мәктәбе укучысы Филиппова Александра Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев кулыннан «Агро НТИ-2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Био НТИ» номинациясендә уңышлы чыгыш ясаганы өчен җиңүче Дипломы һәм кыйммәтле бүләк (электрон сәгать) алды. Александраны шулай ук «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин да котлады.
Бу конкурста җиңүчеләрне бүләкләү «АгроВолга 2021»Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды. Монда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов конкурста җиңүчеләр белән истәлеккә фотога төште.
Матюшино мәктәбе коллективы үзенең укучысы Филиппова Александраны һәм биология укытучысы Гаделшина Л.М. котлый һәм Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында киләчәктә дә уңышлар тели.