"Халык контроле"

2021 елның 2 июле, җомга

Бу атнада Югары Ослан районы Башкарма комитетына «Халык контроле» сервисы аша ун гариза керде. Аларның күбесе торак пунктларда су белән тәэмин итүгә кагылышлы иде.

Кызганычка каршы, җәйге сезонның иң кызган айларында су куллану күп тапкырлар арта, бу су белән тәэмин итүдә өзеклекләргә китерә.

Финанс чараларының чикле булуы әлеге проблеманы кардиналь хәл итәргә мөмкинлек бирми. Югары Ослан муниципаль районының гомуми ихтыяҗы – 31 яңа скважина һәм су башнясы-365,0 млн. сумга 62,7 км су белән тәэмин итүнең яңа челтәрләрен (126,0 млн. сум) салу, 68,5 км су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү (102,0 млн. сум) таләп ителә. «Чиста су» республика программасы буенча районга ел саен бирелә торган финанс чараларының гомуми лимиты 7,5 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International