Бүген Югары Ослан район Советының актлар залында оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды.
Эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Илнур– район территориясендә М-12 автоюлын төзүнең барышы һәм җылыту сезонына әзерлек турында;
Чирмешән Максим-Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары;
Шулай ук район халкын вакциналаштыру темасы буенча фикер алыштылар, райондагы вәзгыятькә кыскача анализ белән «Югары Ослан РҮХ»ДАССОның баш табибы урынбасары Цмиев Вагир чыгыш ясады.
Җитәкчеләр алдында район кунаклары чыгыш ясады, бик кызыклы һәм актуаль мәсьәләләргә кагылды:
"Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы әйдәүче белгече Марина Быкова җитәкчеләр игътибарына авыл хуҗалыгында үсемлекләрне биологик яклау чаралары үрнәкләре белән күргәзмә тәкъдим итте һәм аларның һәркайсы турында җентекләп сөйләде. Күргәзмә авыл җирлекләренең башкарма комитетларында урнашкан. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.